Archive by day Июнь 4, 2019

4 июнь. Концертлар.

4 июнь. Концертлар.

Көндезге концерт. Бәйрәм концерты.Ураза Гаете уңаеннан әзерләнгән “Бәйрәм бүген!” дигән музыкаль программа тыңларга чакырабыз. Без аны халкыбызның  бәет- мөнәҗәтләреннән, тарихи җырлардан һәм  зекерләрдән төзедек.

4 июнь. “Татарстан дулкынында”.

4 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз рәссам, сынчы һәм монументаль бизәлеш рәссамы, Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән  Фәтхетдиновның тууына 80 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Тапшыру барышында сез аның турында иҗатташ дуслары, якташлары  фикерләрен һәм Әхсән абыйның Татарстан радиосына  биргән соңгы әңгәмәсеннән кайбер өземтәләр ишетерсез.

4 июнь. “Пар канатлар”.

4 июнь. “Пар канатлар”.

Аллага шөкер, хәзер Ураза  һәм Корбан Гаетләрен бөтен халык бәйрәм итә. Моннан 30 еллар элек без бу хакта хыяллана  идек. Ул чакта җаны-тәне  белән дин кешесе булып, Алланың барлыгына һәм  берлегенә инанып яшәгән кешеләр кимсетелүләргә дучар була иде. Бүген без шундый изге затларның  берсен – Габделхак хәзрәт Саматовны сагынып искә алабыз. Тарих җилләре Габделхак хәзрәтнең  […]

4 июнь. “Иртәнге нур ”.

4 июнь. “Иртәнге нур ”.

Ислам дөньясы бүген үзенең иң зур бәйрәмнәренең  берсен – Ураза Гаетен билгеләп үтә.  Танылган дин белгече, “Әмәт тавы” мәчете имамы, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемен йөртүче мәдрәсә укытучысы Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмә.