Archive by day Июнь 9, 2019

10 июнь.  Туры элемтә.

10 июнь. Туры элемтә.

Һәр елны  кар сулары эреп, кыш буе тупланган чүп-чар баш төрткәч, республикабызда санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелә. Быел ул ничек узды, нинди өмәләр үткәрелде, кайсы предприятие һәм оешмалар, уку йортлары актив катнашты? Тиешсез урында чүплекләр хасил иткән нинди оешмалар җавапка тартылды? Болар хакында туры эфирда Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, санитар чисталык буенча […]

9 июнь. “Тел күрке – сүз”.

9 июнь. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруда филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов яңа бер тема башлап җибәрә. Аның чыгышы шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан иҗатында тел белән эш итү мәсьәләсенә юнәлтелгән. Аның дәресеннән соң, ишеткәннәрне зиһенгә беркетеп кую өчен, Лена Шагыйрьҗан белән 2011 елда булган әңгәмәдән бер өзек тәкъдим ителә.

9 июнь. “Татарстан дулкынында”.

9 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Шундый затлар була: алар бу дөньядан киткәч, үзләре белән тулы бер дәверне – үз дәверләрен алып китәләр кебек тоела. Ләкин бераз аңышкач, аңга килгәч, шунысы да аңлашыла: юк, алар вафатларыннан соң да милләткә, халыкка бер терәк булып хезмәт итәләр. Без аларның әйтеп калдырган фикерләренә, кылган гамәлләренә, әдәби яисә гыйльми мирасларына, васиятләренә таянабыз. Чыннан да, бүген […]

9 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

9 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

Җәйге каникулыбыз дәвам итә. Рәхәтләнеп ял итәргә дә, китаплар укырга да, футбол уйнарга да вакытыбыз җитәрлек. Бу көннәрдә барыбыз да Казанда узучы “Имин тәгәрмәч” -  «Безопасное колесо» дигән Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсын күзәтәбез. Алар Казаныбызның  кайбер балалар бакчаларында да кунак булды. 67нче бакчадан балалар чыгышын тыңларсыз.  Шулай ук дусларыбызның җәйге каникулларын ничек уздырулары турында да […]