Archive by day Июнь 10, 2019

10 июнь. “Сердәшханә”.

10 июнь. “Сердәшханә”.

Мәктәп- гимназияләрдә дә балалар тавышы тынып калган, җәйге каникулның  башланып киткән вакыты бу. Буш вакытыбыз да күп, кайберләребез  аның кадерен дә белеп бетермидер. Шулай да,  бүгенге тапшыруда катнашучы дусларыбыз  каникулны файдалы уздырулары турында сөйли. Аларның күбесе авылга әби- бабалары янына кайтып, аларга булышып, авыл һавасын сулап ялларын табигатьтә уздыруны кулай күрә. Аларның фикерләрен бергәләп тыңлыйк.

10 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

10 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

Республикабызның нефть төбәгендәге басуларда  игенчеләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелсә,  шул кырларда урнашкан скважиналар җир куеныннан  икенче алтын — кара алтын ала. Азнакай Сабан туенда нефть — газ чыгару идарәсе коллективын алкышладылар. Предприятие оешканнан бирле алынган нефть күләме быел 500 миллион тоннага җитәчәк!