Archive by day Июнь 12, 2019

12 июнь. Бүген илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә.

12 июнь. Бүген илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә.

Бәйрәмгә багышланган чаралар бөтен республика буенча узды. Быел башкалабызда гына да 12 төрле мәйданчыкта тантаналы чаралар оештырылган иде. Казанның Җиңү паркында Россия көнендә 50 метрлы флагшток ачтылар һәм анда Россия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәрделәр. Казанның Горький паркындагы бәйрәмне  Халыклар дуслыгы парады ачып җибәрде. Анда катнашучылар паркка үзәк керү урыныннан алып сәхнә түренә кадәр уздылар. Тирә-якны […]

12 июнь. «Бүген – Россия көне».

12 июнь. «Бүген – Россия көне».

Россиядә дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән көндә без соңгы елларда Татарстан республикасында булган уңай үзгәрешләр, Татарстан гражданнарының башка төбәкләр һәм чит илләр белән багланышлары турында горурланып сөйли алабыз. Тапшыруда әле шушы көннәрдә генә туган төбәгендә – Азнакайның 2 нче мәктәбендә мемориаль такта ачылган Россия Герое Ильяс Дәүди, Чехиядә танылган татар эшмәкәре Кыям Корманаев катнаша, […]

12 июнь. “Юллар чатында”.

12 июнь. “Юллар чатында”.

Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч — 2019” Бөтенроссия  конкурсы тәмамланды. Машина йөртүчеләр игътибарына:  ябык транспорт салонында озак вакытка балаларны үзләрен генә калдыру  — тормыш өчен куркыныч тудыра. Татарстан  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде. Колонна «Медведь» раллиенда катнашу өчен Ярославль шәһәренә юл тотты. Россия көненә багышланган автомобиль турниры бүген башлана.