Archive by day Июнь 15, 2019

15 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

15 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Иртәгә, 16 июнь көнне, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның тууына 70 ел тула. Тапшыруда шушы бөек моң иясенең якты рухын искә алабыз. Һәм моның өчен без аның җырларына, радиобыз фондында сакланучы язмаларына мөрәҗәгать итәрбез. Менә шундый язмаларның берсе. “Хәйдәр Бигичев җырлый” дип исемләнгән бу тапшыру 1990 […]

15 июнь.  “Җиде көн”.

15 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Хәерле көн, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Гадәттәгечә, һәр шимбә көнне без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Бу атнада илебез халкы Россия көнен билгеләп үтте. Иң яшь бәйрәмнәрнең берсе Россия дәүләтчелегенең ныклыгын гәүдәләндерә.   Бу көнне үткәрелгән чараларга күзәтү. Бу атнада Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгы ачылды.   Тантана алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның […]

15 июнь. “Гөлбакча”.

15 июнь. “Гөлбакча”.

Мин күп белергә, күп ишетергә телим. Дөньяда булган яңалыкларны ишетеп  калырга тырышам . Җәен ни өчен яңгыр, ә кышын кар ява?  Минем генә түгел, сезнең дә беләсегез килә, шулай бит. Бүген без шундыйрак сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Һәм әлбәттә  быел беренче сыйныфка укырга керергә әзерләнүче дусларыбызның бакча белән саубуллашу мизгелләрен дә ишетербез.

15 июнь. Әдәби-музыкаль композиция.

15 июнь. Әдәби-музыкаль композиция.

Бүген эфирдагы эшебезне Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция белән башлап җибәрәбез. Шигырьләр атаклы нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында бирелә.