Archive by day Июнь 19, 2019

19 июнь. «Яшьлек аланы».

19 июнь. «Яшьлек аланы».

2019 ел — Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән «Эшче һөнәрләр» елы дип игълан ителде. Менә шундый истәлекле елда башкалабыз Казан һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ул августның 22сеннән 27сенә кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, Казан Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итү хокукын 2015 елда Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен артта калдырып […]

19 июнь. «Татарстан дулкынында».

19 июнь. «Татарстан дулкынында».

Эльмира Шәрифуллинаның иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф-нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп. Бу урында аның иҗаты турында каләмдәшләренең җылы сүзләрен […]

19 июнь. Туры эфир.

19 июнь. Туры эфир.

Республикабызда кооператив оештыручыларга, фермерлык хезмәтен башлап җибәрүче авыл эшчәннәренә дәүләт тарафыннан матди ярдәм – грант бирелә. Татарстанда бу өлкәдә нинди яңалыклар бар, грант алу тәртибе нинди? Киләчәктә бу өлкәдә эшләячәк яшьләргә белем бирү ничек оештырыла?  Болар хакында туры эфирда Казан кооперация институты ректоры, профессор  Алсу Рөстәм кызы Нәбиева сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

19 июнь. «Юллар чатында».

19 июнь. «Юллар чатында».

Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны төзекләндергәндә закон бозуларга юл куйган намуссыз подрядчыларны җәзага тартырга кушты. Республика җитәкчесе бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә белдерде. Россия көнендә, ягъни 12нче июньдә,  Казанда «Дети рисуют страну» 13 нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Без имин юллар өчен!» номинациясендә […]

19 июнь.  “Старт”.

19 июнь. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән Россия Президенты В.В.Путинның физкультура хәрәкәтен һәм спортны үстерү максатында Россия хөкүмәте алдына куйган яңа бурычлары яктылыгында һәм юнәлешендә Татарстанда спортны һәм физик культураны яңа баскычка күтәрү мөмкинлекләре хакында әңгәмә. (3 нче тапшыру)