Archive by day Июнь 22, 2019

22 июнь. “Татарстан дулкынында”.

22 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Күпме генә гомер үтсә дә, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, дәһшәтле көннәр кайтавазы бүген дә онытылмый. Дөрес, инде сугыш утын исән-имин кичкән ветераннар, тылда армый-талмый хезмәт иткән фидакарьләр безнең арабызда бик аз калып бара. Хәтта балачаклары дәһшәтле сугыш елларына эләккән, ятимлек ачысын кичергән сугыш чоры балаларының да сафы кимегәннән […]

22 июнь. “Җиде көн”.

22 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Россия Президентына нинди сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр? БР партиясенең Татарстан бүлеге конференциясе нәтиҗәләре буенча  6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлау буенча партия исемлегенә ничә кандидат тәкъдим ителгән? Казан Сабантуе ничә мәйданчыкта оештырыла? Бу һәм башка сорауларга җавапны алдагы 25 минутта ишетерсез. Эфирда 7 көн мәгълүмати тапшыруы.

22 июнь.  “Табигать дуслары”.

22 июнь. “Табигать дуслары”.

Июньнең татлы июльгә кул сузган вакыты бу. Җәйнең уртасы, җәйнең түбәсе, җиләкле, бал ае җитә. Татарстан урманнары юкәгә бай, бал кортлары  юкәнең чәчәк атуын гына көтеп тора. Чәчәкле басуларда да тырышып эшли алар. Бер гектар карабодай чәчәк атканда бал кортлары бер тонналап бал җыя. Тапшыруда шулай ук миләүшә гөлен үстерү серләре,  ипи агачы һәм без […]

22 июнь. “Сабан туйда сынала”

22 июнь. “Сабан туйда сынала”

Әдәби-музыкаль композиция. Җирдә печән җиткән, игеннәр күкрәп үскән, сабан туйлары гөрләгән мәлләр… Бүгенге көн – менә шушы гүзәллекләрне сакларга, якларга кирәклеген искәртеп торучы көн дә. 1941 елның нәкъ шушы көнендә сабан туе мәйданнарына килгән батырлар туп-туры яу кырына чыгып китәләр. Илебез халыклары илбасарларга каршы Бөек Ватан сугышына күтәрелә. Бүген – кайгы һәм хәтер көнендә илебез […]