Archive by day Июнь 23, 2019

23 июнь. “Тел күрке – сүз”.

23 июнь. “Тел күрке – сүз”.

Филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан иҗатында тел белән эш итү осталыгы” дигән темага дәресен дәвам иттерә. Ахырда, хрестоматия рәвешендә, шагыйрәнең “Дөнья базары яхут яңа Америка фаҗигасе” дигән поэмасы буенча эшләгән радиокомпазиьиядән бер өзек бирелә. Композициядә шагыйрә үзе һәм Равил Шәрәфи катнаша.

23 июнь. “Татарстан дулкынында”.

23 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Программа шушы көндә башкалабыз Казанда үткәрелүче милли бәйрәмебез Сабан туе уңаеннан әзерләнде. Анда сез әлеге күркәм бәйрәмнең тарихы һәм хасиятләре белән танышырсыз. Тапшыруның икенче өлешендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның поэмасына нигезләнеп эшләнгән “Сабантуй бизәкләре” дип исемләнгән радиотамаша тыңларсыз.

23 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

23 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

Каникулыбыз дәвам итә. Рәхәтләнеп ял итәргә дә, кызыклы китаплар укырга да вакытыбыз җитәрлек. Әле шушы көннәрдә генә кулыбызга  «Тылсымлы куллар» журналының  июнь  ае  саны килеп иреште. Бүген без  аның  битләрен ачып, кайбер язмалар белән бергәләп танышырбыз. Тапшыруда шулай ук балаларның үзләре иҗат иткән әкиятләрен дә ишетерсез.