Archive by day Июнь 25, 2019

25 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

25 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген  тәрҗемәче, язучы- прозаик, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Кыям Сәләхетдин улы Миңлебаевның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан әдипне искә алып, аның  иҗат  баскычлары  буйлап сәяхәт итәрбез. Радиобыз фондыннан  аның 1987 елда язып алынган  тавышын да ишетербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  язучы Роза Хафизованың «Әти кайткан көн» дигән хикәясен тыңлый аласыз.

25 июнь.  “Пар канатлар”.

25 июнь. “Пар канатлар”.

25 июньдә  Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Наҗия Теркулованың тууына 90 ел. Озак еллар Татарстан радиосында эшләгән  күренекле  режиссер Госман Әхмәтҗанов та шушы көнне туган. Тапшыру шушы  күренекле шәхесләрнең якты истәлегенә багышлана.