Archive by day Июнь 26, 2019

26 июнь. “Яшьлек аланы”.

26 июнь. “Яшьлек аланы”.

  Изге Болгар җирендә 5 нче ел рәттән үткәрелүче Болгар туган тел форумы тәмамланды. Анда Россиянең 11 төбәгеннән 500 бала ял итте, татар теле дәресләрендә, төрле шәхесләр белән очрашуда булдылар. Сменаның бер көнендә алар янында без дә кунак булдык.

26 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

26 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Инде менә өченче ел рәттән Ык буйлары авыллары Сабан туен үткәрү гадәткә керде. Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. Бу Сабан туе беренче тапкыр 2017 елда Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында, ә узган ел үзебезнең Азнакайда үткән иде. Быел исә […]

26 июнь. «Старт».

26 июнь. «Старт».

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән Россия Президенты В.В.Путинның физкультура хәрәкәтен һәм спортны үстерү максатында Россия хөкүмәте алдына куйган яңа бурычлары яктылыгында һәм юнәлешендә Татарстанда спортны һәм физик культураны яңа баскычка күтәрү мөмкинлекләре хакында әңгәмә. (3 нче тапшыру)  

26 июнь. «Районнардан яңалыклар».

26 июнь. «Районнардан яңалыклар».

Буа районында  әлегә көн саен  100 тоннадан күбрәк сөт җитештерәләр. Киләчәктә алдынгы районнарны куып җитү бурычын куялар. Әмма  районда яңгырлар булмау терлекчеләрне  дә, игенчеләрне дә борчый. Болар хакында телефон элемтәсе аша  Буа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов сөйли.

26 июнь. Туры элемтә.

26 июнь. Туры элемтә.

  Сөт җитештерү буенча Татарстан  ил күләмендә беренче  урынга чыкты.  Моңа  һәр район,  аерым алганда  тәүлегенә 200 тоннадан күбрәк продукция җитештерүче төбәкләр аеруча зур өлеш кертә.  Актаныш районында да тәүлеклек  савым  200 тоннага җитте һәм район терлекчеләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. Терлекчеләребез  җәйге  мул продукция […]

26 июнь. “Юллар чатында”.

26 июнь. “Юллар чатында”.

ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне 5 мең сумга штрафка тартырга яки хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта штраф 800 сум тәшкил итә һәм беренче егерме көн дәвамында түләгәндә икеләтә кимергә мөмкин. Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына кадәр катнашучылар һәм кунакларның төп маршрутларына кергән юлларны һәм мәгариф оешмалары […]

26 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

26 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть» предприятиеләрендә эшләүчеләрнең 30 проценттан артыгын яшьләр тәшкил итә. Шуңа күрә алар хезмәтенә, активлыгына компаниянең эш күрсәткечләре шактый дәрәҗәдә бәйле. «Лениногорскнефть» идарәсенең 7 нче нефть һәм газ чыгару цехы мастеры Марат Мирзаәхмәтов белән әңгәмә.