Archive by month Июль

31 июль. «Татарстан дулкынында».

31 июль. «Татарстан дулкынында».

Бүген чын оркестрга кушылып башкарылган җырлар сирәк күренеш. Күбесенчә фонгораммага корылган концерт-тамашаларга риза булырга туры килә. Чөнки тулы бер оркестр белән сәхнәгә чыгу яки җыр яздыру һәр артистның да хәленнән килми. Ә бит музыкант һәр клавишның, һәр кылның җаен, тәмен белеп, чын йөрәгеннән уйнаганда гына үзәкләрне өзәрдәй моң агыла. Ничек кенә тырышсаң да, җансыз компьютердан […]

31 июль. Туры эфир.

31 июль. Туры эфир.

Студиябездә кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге  Татар дәүләт драма һәм  комедия театры артистлары — Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева һәм Татарстанның атказанган артисты  Зөлфия Вәлиева. Әңгәмәбез бик тиздән, 17 нче август  көнне Теләче  районында узачак республикакүләм театр артистлары  Сабантуе турында.

31 июль.  “Юллар чатында”.

31 июль. “Юллар чатында”.

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә автомобильнең дәүләт номерын үзгәрткән өчен штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный, дип кисәттеләр. Вице-премьер Максим Акимов җитәкчелегендәге Цифрлы үсеш буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы интернетта онлайн режимда европротокол тутыру суперсервисын хуплады. Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен йөк машиналарын җаваплылыкка тартуны үзгәртү турындагы закон проектын хуплады. Татарстанда юл эшләре урыннарында […]

30 июль. Концертлар.

30 июль. Концертлар.

Көндезге концерт. Зилә Сөнгатуллина концерты. Бүген яраткан җырчыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Без аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, иҗат тулы еллар телибез. Бүгенге концертыбызны без ул башкарган җырлардан төзедек.

30 июль.  “Татарстан дулкынында”.

30 июль. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруыбыз кунагы- шагыйрә, сәнгать белгече, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Розалина  Шаһиева. Тапшыруыбызның икенче өлешендә танылган рәссам, Россиянең һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенроссия рәссамнарының геральдика җәмгыяте әгъза- корреспонденты Мидхәт Шакиров белән очрашырбыз.

30 июль.  “Пар канатлар”.

30 июль. “Пар канатлар”.

Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева 90 яшьлек юбилеена әзерләнә башлады. Резеда апа катнашында әзерләнгән тапшыруда  шагыйрәнең  шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар  яңгырый.