Archive by day Июль 1, 2019

1 июль.  “Сердәшханә”.

1 июль. “Сердәшханә”.

Тапшыруыбыз кунагы – Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты магистры  Айзирәк Садыйков. Ул шулай ук  Казанның  Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә  балаларга белем бирүче яшь мөгаллим дә. Бүген без аның фән дөньясына тәүге адымнары һәм киләчәккә уй- хыяллары турында да  белешербез.

1 июль. “Татарстан дулкынында”.

1 июль. “Татарстан дулкынында”.

Ташыруның “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсендә күренекле галимебез, филолгия фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов белән әңгәмә тәкъдим ителә. Анда сүз татар археографиясенең актуаль мәсьәләләре турында бара.

1 июль. «Яңа көн».

1 июль. «Яңа көн».

Узган атнада Россия яшьләре көне билгеләп үтелде, ә шимбә көнне рационализаторлар һәм уйлап табучыларның һөнәри бәйрәме иде. Республикабыз яшьләре инновация юнәлешендә нинди эшләр башкара, уйлап табучыларга  республикабызда нинди теләктәшлек күрсәтелә? Болар хакында  Татарстан  икътисад министры урынбасары Индира Киреева сөйли. Ә Россия икътисади үсеш министрлыгы  гаражлар һәм аларны сатып алу турында федераль закон проектын эшләде. Хәзерге […]

1 июль. “Нефть чыккан якларда”.

1 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Җир куеныннан алынган нефтьне кулланучыларга озату өчен тоздан, судан һәм башка катнашмалардан аерып, яхшы сыйфатка җиткерергә кирәк. Бу нефть табуда соңгы һәм бик җаваплы эш. Аның белән нефть һәм газ чыгару идарәләрендә нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехлары шөгыльләнә. «Азнакайнефть» идарәсенең әлеге цехы «Татнефть»тә иң өлкәннәрдән.