Archive by day Июль 3, 2019

3 июль. “Яшьлек аланы”.

3 июль. “Яшьлек аланы”.

Бүген без бераз шаяртып алырга уйладык, чөнки Кариев театрында үткән “Әйдә, ШаяРТ” дигән Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының зур фестивалендә булып кайттык. 1 минут ихластан көлү – 1 ел гомерне озайта диләр бит. Менә монысы инде шаярту түгел. димәк, бергәләп көлик, күңел ачыйк, дуслар!

3 июль.“Татарстан дулкынында”.

3 июль.“Татарстан дулкынында”.

Тапшыруыбызның бүгенге кунагы табигыйлеге, халыкчанлыгы белән күпләрдән аерылып тора. Кышның кыл уртасында дөньяга килсә дә, җырларыннан сайрар кошлар моңы ишетелә, йөрәкләрне эретердәй җылылык бөркелә, йөзендә язгы кояш нурлары балкый. Нәкъ менә шуңа яулап аладыр да инде ул тамашачысының күңелен. Сүзем танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева турында. Аның һәр җыры аерым бер спектакль кебек. […]

3 июль. “Старт”.

3 июль. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән Россия Президенты В.В.Путинның физкультура хәрәкәтен һәм спортны үстерү максатында Россия хөкүмәте алдына куйган яңа бурычлары яктылыгында һәм юнәлешендә Татарстанда спортны һәм физик культураны яңа баскычка күтәрү мөмкинлекләре хакында әңгәмә. (4 нче тапшыру)

3 июль. “Юллар чатында”.

3 июль. “Юллар чатында”.

Узган атнада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Дәүләт Советының «Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары челтәрен булдыру» темасына багышланган утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  Утырышта эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлеген үстерү, юл ремонты сыйфатын, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәре турында сүз барды. Россиядә исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган, […]

3 июль. Туры элемтә.

3 июль. Туры элемтә.

Чыгарылыш сыйныфларда имтиханнар (БДИ) тапшыру төгәлләнде. Чыгарылыш кичәләре үзенчәлекле итеп үткәрелде, югары уку йортларында  документлар кабул итү башланды. 2018-2019 нчы уку елы  Казанда  ничек узды? Нәтиҗәләр  канәгатьләнерлекме? Болар хакында туры эфирда Казан шәһәре Башкарма комитетының  мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйли һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.

3 июль. “Нефть чыккан якларда”.

3 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Нефть предприятиеләрендәге  энергетиклар нефть — газ табу һәм эшкәртү кебек мөһим тармакларның өзлексез нәтиҗәле эшен тәэмин итүдә хәлиткеч урыннарның берсен тоталар. Лениногорск районыннан хезмәт ветераны, «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе, 40 елдан артык нефть объектларында электрчы, энергетика җиһазлары мастеры булып эшләгән  Әзһәр Галиев белән әңгәмә.