Archive by day Июль 6, 2019

6 июль. “Җиде көн”.

6 июль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. - Лаеш районында “Кыр көне — 2019” авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ничек узды? - “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Кем ул? - Модернизацияләүнең беренче этабыннан соң Казан сөт комбинаты ачылды. Яңартылган комбинатның үзенчәлеге нәрсәдә? Бу һәм башка сорауларга җавапны алдагы 25 минутта ишетерсез.

6 июль.  “Гөлбакча”.

6 июль. “Гөлбакча”.

Бүгенге тапшыруда сез нәни дусларыбыз чыгышларын тыңларсыз, файдалы үләннәр җыю серләренә өйрәнерсез һәм җәй көненең башка матурлыклары турында ишетерсез.

6 июль.  Әдәби-музыкаль композиция.

6 июль. Әдәби-музыкаль композиция.

Өлкән һәм урта буын тыңлаучыларыбыз хәтерлидер, 1993 елда Татарстанда нефть чыга башлауның 50 еллыгы билгеләп үтелде. Шул вакытта Татарстан радиосында әлеге олы вакыйгага багышланган тапшырулар эшләнде. Бүген сезгә тәкъдим ителә торган язма да әнә шул тапшыруларның берсе. Шул елларда радиобызның әдәбият-сәнгать тапшырулары баш мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Әхмәт Рәшит нефть төбәгендә мәдәният үсешен яктыртучы сәхифәләрнең […]