Archive by day Июль 7, 2019

7 июль. “Тел күрке – сүз”.

7 июль. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Лена Шагыйрьҗан иҗатында тел белән эш итү осталыгы” дип исемләнгән дәресләр шәлкемен дәвам иттерә. Аннары тыңлаучыларыбыз игътибарына Туфаг Миңнуллинның “Киленнәр һәм кайнаналар” дип исемләнгән кыйссасы Ирек Баһман язмаснда тәкъдим ителә.

7 июль. “Татарстан дулкынында”.

7 июль. “Татарстан дулкынында”.

Тыңлаучыларыбызны танылган язучы һәм әдәбият галиме Галимҗан Гыйлҗман иҗаты белән очрашу көтә. Ул биредә үзенең тормыш юлы, иҗат сукмаклары белән таныштыра, төрле вакыгаларга карата мөнәсәбәтен белдерә. Язучы белән әңгәмә аның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп бара.

7 июль.  “Көмеш кыңгырау”.

7 июль. “Көмеш кыңгырау”.

Җәйге матур көннәрдә безнең барыбыз да табигатьтә булырга, кошларны күзәтергә  ярата. Кошлардан башка табигать дөньясын күз алдына китерүе дә кыен. Алар җәй буе матур җырлары белән куандыра, агач куакларны төрле зарарлы бөҗәкләрдән арындыра. Без дә бүгенге тапшыруыбызда   кошларга багышланган  сәхифә белән таныштырырга уйладык. Тапшыруыбызда шулай ук  балалар иҗаты белән дә таныша аласыз.