Archive by day Июль 8, 2019

8 июль. “Сердәшханә”.

8 июль. “Сердәшханә”.

Җәйнең матур җиләс кичендә без сезне ихлас бер хикәя белән таныштырырга уйладык. Сезнең күренекле шагыйрь һәм прозаик Фаил Шәфигуллинның яшьләр-балалар өчен иҗат иткән ”Өй салуның ние бар”, “Бер малай”, “Өч аргамак” кебек повестьларын укыганыгыз бардыр инде.  Бүген исә, игътибарыгызга  авторның “Әнфисә кемгә елмая?” дигән хикәясен тәкьдим итәбез. Ул  яшүсмерләр арасындагы дуслык, тугьрылык һәм балалары арасындагы  […]

8  июль — Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне.

8 июль — Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне.

8  июль —  Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Шул уңайдан туры элемтә тапшыруында Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, Мамадыш районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина республикабызда үткәрелә торган чаралар, бу көннең әһәмияте турында сөйләячәкләр һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәкләр. СЛУШАТЬ ЭФИР https://cloud.mail.ru/public/3Ebx/3uLymU5bY

8 июль.  “Нефть чыккан якларда”.

8 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Республикабыз нефтьчеләре елның беренче яртысын уңышлы төгәлләделәр. «Татнефть» предприятиеләр Группасы буенча Татарстанда һәм аннан читтә 6 айда җир куеныннан 14 миллион 829 мең тонна кара алтын чыгарылды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 546 мең тоннага күбрәк.