13 июль. “Татарстан дулкынында”.
Язучы Бикә Рәхимованы искә алу кичәсеннән язма.
Язучы Бикә Рәхимованы искә алу кичәсеннән язма.
Татар халык җырлары гасырлардан килә. Алар һәркемнең йөрәгендә. Бүген без сезнең игътибарга радио фондында сакланган җырлардан төзелгән концерт тыңларга тәкъдим итәбез.
Тапшыруда сез су һәм сулыклар турында мәгълумат тыңларсыз. “Кызыклы мәгьлуматлар” сәхифәсендә лишайниклар турында ишетерсез. Тапшыруыбыз ахырында сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп берничә киңәш тә биреп үтәрбез.
Атналык күзәтү. Шимбә көнне, гадәттәгечә, эфирда – “7 көн” информацион тапшыруы. Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы үз эшен төгәлләде. Пәнҗешәмбе узган соңгы сессия утырышында парламентның 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Әлмәттә Татарстан Республикасы Нефть саммиты ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта узган «Иннопром-2019» халыкара сәнәгать күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.
Безнең эфирда татар язучылары иҗат иткән әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләре яңгырый.