Archive by day Июль 15, 2019

15 июль.  “Сердәшханә”.

15 июль. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруда катнашучы дусларыбыз  каникулны файдалы уздырулары турына сөйли. Аларның күбесе авылга әби- бабалары янына кайтып, аларга булышып, авыл һавасын сулап ялларын табигатьтә уздыруны кулай күрә икән. Әйдәгез, үзләрен тыңлап, каникул мизгелләре турында ишетик.

15 июль. “Татарстан дулкынында”.

15 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызны без “Я­ба­лак­тан чык­кан был­был кош” дип исемләдек. Кайбыч районының Ябалак авылында дөньяга килгән бөек бер шәхес, татар халкының данлыклы улы Латыйф Хәмидигә багышлана. Сез инде беләсездер: Латыйф Хәмиди – композитор, педагог, дирижер, казакъ профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Казакъстанның Көләш Байсәетова исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

15 июль. “Нефть чыккан якларда”.

15 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Лениногорскидан Әнисә апа Шакирова хезмәт юлын Ромашкино нефть ятмасын ачкан данлыклы 3 нче скважинада башлаган һәм  40 елдан артык  нефть  объектларында эшләгән, күп бүләкләргә лаек булган. Ветеран белән әңгәмә.