Archive by day Июль 16, 2019

16 июль.  “Татарстан дулкынында”.

16 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — кылкаләм остасы, танылган рәссам, Үзбәкстанның Халык рәссамы исеменә лаек булган милләттәшебез Озад Гариф улы Хәбибуллин. Без  аның 70 яшьлек юбилее якынлашкан бу көннәрдә  авторның  остаханәсендә булып кайбер монументаль хезмәтләре белән танышып кайттык. Тапшыруыбызның икенче өлешендә танылган шагыйрь Марсель Галиевның үзе укуында шигырьләрен ишетерсез.

16 июль.  “Пар канатлар”.

16 июль. “Пар канатлар”.

Гомерләрен Азнакай районында үткәреп,  олыгайган көннәрендә Казанга күчеп килгән Галия һәм Фоат Вәлиевләр 57 елдан артык бергә яши. Аларның ике кызлары, биш оныклары һәм оныкларының 7 баласы бар. Галия Мисбахетдин кызына 80 яшь тулу уңаеннан,  тапшыруда  бу гаиләнең яшәү рәвеше турында сүз бара.