Archive by day Июль 17, 2019

17 июль. “Татарстан дулкынында”.

17 июль. “Татарстан дулкынында”.

15 майда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Быелгы концерт фестивальнең 15 еллык юбилеена багышланган иде. Биредә танылган җырчы-музыкантлар белән бергә фестивальнең лауреатлары, республикабызның яшь талантлары катнашты. Абруйлы кунаклар арасында Казакъстанның халык артисты Роза Рымбаева да чыгыш ясады. Фестивальне оештыручылар бу бәйгене ике елга бер мәртәбә […]

17 июль. “Старт”.

17 июль. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән Россия Президенты В.В.Путинның физкультура хәрәкәтен һәм спортны үстерү максатында Россия хөкүмәте алдына куйган яңа бурычлары яктылыгында һәм юнәлешендә Татарстанда спортны һәм физик культураны яңа баскычка күтәрү мөмкинлекләре хакында әңгәмә. (1 нче тапшыру).

17 июль. “Юллар чатында”.

17 июль. “Юллар чатында”.

Узган якшәмбедә Башкортстан территориясендә  Татарстан автобусы авариягә очрады. Аның салонында  39 пассажир булган.        Һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелә, 21 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәүчеләргә кайбер дәүләт хезмәтләреннән файдалануны чикләргә тәкъдим итәләр. Суд приставлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның беренче биш аенда түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары саны 22,4 миллионга җиткән. Түбән […]

17 июль.  “Нефть чыккан якларда”.

17 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Татарстан нефть компанияләре, предприятиеләре җитәкчеләре  һәм белгечләренең чираттагы нефть саммиты узды. Быел ул халыкара дәрәҗә алды һәм Беренче халыкара яшьләр нефть — газ форумы белән бер мәйданда барды.