Archive by day Июль 22, 2019

22 июль.  “Сердәшханә”.

22 июль. “Сердәшханә”.

Җәйнең матур бу кичендә без яшь каләм тибрәтүче дусларыбыз иҗаты белән танышып, аларның  тагын ниләр белән мавыгулары турында ишетербез. Әлеге чыгышлар  Казанда  яшь иҗатчыларның республика конкурсы барышында язып алынган  иде. Әйдәгез,  каләм тибрәтүче яшь иҗатчыларның кайберләре белән танышып, тәүге иҗат җимешләрен бергәләп тыңлыйк.

22 июль. “Татарстан дулкынында”.

22 июль. “Татарстан дулкынында”.

Киләсе елга халкыбыз тормышында олы вакыйга көтелә, Татарстан автономияле республикасы оешуга 100 ел тула. Сез беләсез, республикабызда бу датага әзерлек инде күптәннән башланып китте. Татарстан радиосы да махсус тапшырулар башлап җибәргән иде. Менә бүген шуларның чираттагысы. Без аны Татарстан автономияле республиасын оештыруга үзеннән зур өлеш керткән олы шәхес, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милли дәүләт төзелеше […]

22 июль. Туры элемтә.

22 июль. Туры элемтә.

Августның 22сеннән 27сенә кадәр Казанда эшче һөнәрләрнең 45 нче Worldskills Дөнья чемпионаты узачак. Шушы тарихи көнне студия кунаклары — Worldskills хәрәкәтендә актив катнашучылар, экспертлар һәм яшь чемпионннарны тәрбияләүчеләр.

22 июль.  “Нефть чыккан якларда”

22 июль. “Нефть чыккан якларда”

«Азнакайнефть» идарәсенең оешуыннан соң үткән 63 ел вакыт эчендә җир куеныннан алган кара алтын күләме ярты миллиард тоннага җитеп  килә. Бу коллектив,  биредә эшләгән ветераннар өчен аеруча  истәлекле вакыйга.