Archive by day Июль 30, 2019

30 июль. Концертлар.

30 июль. Концертлар.

Көндезге концерт. Зилә Сөнгатуллина концерты. Бүген яраткан җырчыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Без аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, иҗат тулы еллар телибез. Бүгенге концертыбызны без ул башкарган җырлардан төзедек.

30 июль.  “Татарстан дулкынында”.

30 июль. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруыбыз кунагы- шагыйрә, сәнгать белгече, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Розалина  Шаһиева. Тапшыруыбызның икенче өлешендә танылган рәссам, Россиянең һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенроссия рәссамнарының геральдика җәмгыяте әгъза- корреспонденты Мидхәт Шакиров белән очрашырбыз.

30 июль.  “Пар канатлар”.

30 июль. “Пар канатлар”.

Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева 90 яшьлек юбилеена әзерләнә башлады. Резеда апа катнашында әзерләнгән тапшыруда  шагыйрәнең  шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар  яңгырый.