Archive by day Август 3, 2019

3 август. “Җиде көн”.

3 август. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Узып баручы атнаның тотрыксыз һава торышы урып-җыю кампаниясенә шактый тоткарлык ясады. Җиң сызганып эшкә тотынырга әзер торган игенченең  басу-кырларга керә алмаган көннәре шактый булгандыр бу атнада. Көн кызуында эшләве җиңел булмаса да, һава торышының уңайлануын ул сабырсызланып көтә: ашлыкның сыйфаты кими башлаганчы, тиз арада аны ындырларга алып кайтып тутырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм […]

3 август.  “Табигать дуслары”.

3 август. “Табигать дуслары”.

Җәй фасылының соңгы ае август  халыкта урак ае дип атала.  Августта еш кына аҗаган да уйнаклап ала. Августта күчмә кошлар җылы якка китеп бара. Бүгенге тапшыруда шулар турында сөйләрбез. “Кызыклы мәгьлуматлар “ рубрикасында  без яратып ашый торган карбыз турында файдалы киңәшләр һәм аны ничек сайларга, аннан нинди ризыклар әзерләп була, дигән сорауларга җавап  ишетербез.

3 август.   “Музыкаль очрашулар”

3 август. “Музыкаль очрашулар”

Тапшыруда 1990 еллар башында ук музыка белгече Сиринә Латыйпова тарафыннан әзерләнгән “Музыкаль очрашулар” дип исемләнгән программа кабатлап бирелә. Тыңлаучылар аның шул ягына игътибар итми калмас, ул вакыттан соң ике дистә ел үтсә дә, татар музыкасы дөньясындагы проблемалар әле дә шул халәттә, димәк, бу тапшыру безнең көннәрдә дә үзенең актуальлеген югалтмаган.