Archive by day Август 4, 2019

4 август. “Тел күрке – сүз”.

4 август. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруның яңа чыгарылышында филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Лена Шагыйрьҗан иҗатында тел белән эш итү осталыгы” дигән теманы дәвам иттерә. Аннары, хрестоматия рәвешендә, шагыйрәнең шигырьләреннән һәм җырларыннан торган әдәби-музыкаль композиция бирелә.

4 август. “Татарстан дулкынында”.

4 август. “Татарстан дулкынында”.

Кама Тамагы районының Балтач авылында “Авыл көне” булып үтте. Ул мәчет диварына шушында имамлык иткән Указлы муллаларның исемнәре язылган истәлек тактасын урнаштыру тантанасы белән башланып китте. Игътибарыгызга менә шушы вакыйгадан репортаж тәкъдим ителә.

4 август.  “Көмеш кыңгырау”.

4 август. “Көмеш кыңгырау”.

Каникул дәвам итә. Аны   дусларыбыз ничек һәм кайларда уздыра икән, әдәби китаплар укырга вакытлары бармы, спорт белән шөгыльләнәләрме, әти-әниләренә булышалармы, шулар һәм башкалар турында без дусларыбызның үзләре сөйләвендә ишетербез.  Аларның  сөйләгәннәре дусларыбыз башкаруындагы  җырлар белән үрелеп барыр.