Archive by day Август 5, 2019

5 август.  “Сердәшханә”.

5 август. “Сердәшханә”.

Тапшыруыбыз кунагы -  Казанның Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Илүзә Гыйлемҗанова.  Ул безнең “Татарстан” радиосында ун ел дәвамында нәниләр өчен  «Гөлбакча» тапшыруы  алып бара. Вакыт сизелми дә узып киткән. Бүген Илүзәне тапшыруыбызга кунак буларак чакырдык. Җәйге каникулны кайларда уздыра икән Илүзә, алдыгы көннәргә ниндиерәк уй- хыяллар белән яши, шулар турында сөйләшеп алырбыз.

5 август. Туры элемтә.

5 август. Туры элемтә.

Һава торышлары үзгәреп торуга карамастан, республикабыз кырларында урып-җыю эшләре  темпы арта бара.  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча быел республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Болар хакында туры эфирда  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.  

5 август. “Нефть чыккан якларда”.

5 август. “Нефть чыккан якларда”.

Илнең күп төбәкләрендә нефтьчеләргә һәйкәлләр бар. Ә менә Әлмәтнең үзәгендә Татарстанда 2 нче миллиард тонна кара алтын чыгарылу чорында беренче нефтьчеләр хөрмәтенә ачылган һәйкәл Советлар илендә иң беренчеләрдән булуын күпләр белмидер. Нефтьчеләрнең Мәдәният сарае каршындагы мәйданда урнаштырылган бу һәйкәл Әлмәтнең символына әйләнде. Шәһәрдәге төп зур тантаналы чаралар да биредә үтә. Нефть сәнәгате ветераны Шәһит ага […]