Archive by day Август 12, 2019

12 август. “Сердәшханә”.

12 август. “Сердәшханә”.

Алмалар коелган август кичендә без бүген  күңел байлыгы, кылган эш- гамәлләре белән  күпләргә үрнәк булырлык  кунагыбыз -  Айзирәк Садыйков  белән  очрашып, аның үзе сайлаган  фәненә карата фикерләрен ишетербез.

12 август. “Татарстан дулкынында”.

12 август. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә юл тотарбыз. Монда килеп керүгә бер бүлмәдән җыр, вокал күнегүләре, икенчесеннән скрипка, баян, фортепиано тавышлары ишетелә. Тынлы музыка уен коралларында уйнаучыларның үз почмагы. Дәрес алдыннан күнегүләрне  шунда ук – бүлмә янындагы коридорда өйрәнәләр. Музыка дөньясында студентлар шулай күңелле яши. Шуңа да алар белән шөгыльләнгән мөгаллимнәр дә  картаю белми […]

12 август.  Туры элемтә.

12 август. Туры элемтә.

Халкыбызда “8 чыер асраганчы, симез сыер асра” диләр. Бу – мул продуктлы терлекчелек үстерүгә ишарә. Селекция эшен яхшыртмыйча республикабызда киләчәккә исәпләнгән планнарны гамәлгә ашырып булмый. Болар хакында биология фәннәре докторы, Казан дәүләт ветеринария  медицинасы академиясенең биология, генетика һәм үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов туры эфирда  тәфсилләп сөйләячәк, тыңлаучылар  сорауларына җавап  бирәчәк.      

12 август.  “Нефть чыккан якларда”.

12 август. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.