Archive by day Август 14, 2019

14 август.  “Яшьлек аланы”.

14 август. “Яшьлек аланы”.

17-18 августта Казанда Кабан күле яр буенда заманча татар шәһәр мәдәниятенә  багышланган «Печән базары» фестивале үтәчәк. Бу уңайдан иртәгә, «Яшьлек аланы» тапшыруы турыдан-туры эфирда барачак. Тапшыру 15 сәгать 20 минутта башлана. Студиянең телефон номерлары — 555-55-13 һәм 555-55-14.    

14 август.  “Старт”.

14 август. “Старт”.

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.

14 август. “Юллар чатында”.

14 август. “Юллар чатында”.

Республикада «Мобильник» профилактика чарасы башланды. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләрнең телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтәвенә аерым игътибар бирәчәк. Татарстан халкы пассажирлар йөртүче автобусларның ни дәрәҗәдә законлы эшләве турында транспорт чаралары реестрыннан карап белә ала. Тиздән башланачак WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты транспорт инфраструктурасына да шактый үзгәрешләр кертә. Игътибарлы булыгыз! 7 августта Татарстанның Югары Ослан районында […]

14 август.7-10 —  Туры эфир.

14 август.7-10 — Туры эфир.

Казан телестудиясенең 60 еллыгы 16 августта “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә  зурлап билгеләп үтеләчәк. “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов юбилей чарасының тәртибе, телевидениенең тарихы, бүгенге эшчәнлеге һәм киләчәккә фаразлар турында туры эфирда сөйләячәк, телефон аша тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк. Тел. 555 55 13, 555 55 14.