Archive by day Август 17, 2019

17 август.  “Җиде көн”.

17 август. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу атнада Республикага Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко килде. Кичә ул Казанда берничә утырыш үткәрде. Күптән көтелгән вакыйгага – 45 нче «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына — 5 көн вакыт калды. Әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат. Республиканың күпчелек өлешендә явым-төшемнәрнең кими төшүе урак барышын шактый тизләтте. Республикада 1 миллион тоннадан артык уңыш  җыеп алынды. Мәгариф […]

17 август. “Гөлбакча”.

17 август. “Гөлбакча”.

Бүген без нәни дусларыбыз сөйләвендә шигырьләр ишетербез. Танылган язучы Абдулла Алишның  нәни дусларыбыз сәхнәләштергән “Куян кыз” әкиятен һәм  Әдилә укуында ”Әбиләргә кунакка” дигән хикәясен  тыңларбыз.

17 август. Әдәби-музыкаль композиция.

17 август. Әдәби-музыкаль композиция.

Якты уйлар, изге теләкләр белән эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез, кадерле дуслар. Бүген беренче тапшыруны сезнең игътибарга Фәния Лотфулина Тәкъдим итә. Аның затлы кунагы бар – бик күпләрнең яраткан җырчысы Ришат Төхфәтуллин. Биредә сүз аның гомер һәм иҗат юлы турында. Әңгәмә ул башкарган җырлар белән үрелеп бара.