Archive by day Август 19, 2019

19 август. “Сердәшханә”.

19 август. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз   татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть  Сүнчәләйнең  тууына 130 ел тулу  уңаеннан әзерләнде. Авторның кайбер шигырьләрен Казан театр училищесы студентлары укуында ишетербез.

19 август. Туры элемтә.

19 август. Туры элемтә.

Республикабыз кырларында уракның кызган чоры. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Таһиров галимнәрнең авыл хуҗалыгын нәтиҗәле итү өчен алып барган фәнни  эшчәнлеге турында сөйли.

19 август. “Нефть чыккан якларда”.

19 август. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть» тарихында кызыклы сәхифәләр, танылган исемнәр бик күп. Азнакайдан хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ниһат ага Мозаффаров шуларның кайберләре турында  истәлекләре белән уртаклаша.