Archive by day Август 21, 2019

21 август. “Яшьлек аланы”.

21 август. “Яшьлек аланы”.

Иртәгә башкалабызда 45 нче тапкыр үтәчәк ”Ворлдскиллс” эшче һөнәрләр чемпионаты башланып китәчәк. Ачылу тантанасы Казан арена стадионында булачак. Ачылу тантанасының кайбер серләрен ачып, оештыручылар биредә  төрле йолдызлар чыгышы, махсус кунак буларак дөньяда бердәнбер гражданлык һәм паспорт алган София исемле робот булачагын хәбәр итә. Сәхнә бизәлешендә югары технологияле декорацияләр кулланылган, ә иң мөһиме – сәхнәдә барган вакыйгаларга […]

21 август. «Татарстан дулкынында».

21 август. «Татарстан дулкынында».

Август башында Татарстанда зур танылу алган «Әлиф» иҗат төркеме Мексикада булып кайтты. Бу төркем «Әлиф» дип аталган беренче тамашасын 2017 елның 12 июлендә тәкъдим иткән иде. Тамашаның режиссёры – Туфан Имаметдинов, хореограф – Марсель Нуриев, рәссамы — Лилия Имаметдинова, музыкасын композитор Эльмир Низамов иҗат иткән. Спектакльдә «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла бии. “Әлиф” хореографик спектакле […]

21 август. “Юллар чатында”.

21 август. “Юллар чатында”.

Дәүләт автоинспекциясе, җәмәгатьчелекне һәм перинаталь үзәкләр табибларын җәлеп итеп, кечкенә балалары булган ата-аналарны автокресло кулланырга  өйрәтә. Кичә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә әти-әниләр өчен махсус дәресләр үткәрелде. Балаларны юл-транспорт чараларында зыян күрүдән саклау өчен перинаталь үзәкләр һәм бала тудыру йортлары базасында гамәлгә ашырылучы әлеге проект өч елга исәпләнгән. 16 августта Казанда «Автоледи-2019» республика конкурсының финалы […]

21 август. Туры эфир.

21 август. Туры эфир.

Укучыларның җәйге каникулы төгәлләнеп килә. Укытучыларның август киңәшмәсе дә узды. Яңа уку елында нинди яңалыклар көтә? Болар хакында туры эфирда Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләячәк. Тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.