Archive by day Август 26, 2019

26 август.  “Сердәшханә”.

26 август. “Сердәшханә”.

Татарстаныбызда һөнәри осталык буенча  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты дәвам итә. Ярышка килгән кунаклар  Казаныбызның төрле урыннары белән танышып, мәктәп- гимназияләрдә дә мастер- классларда булдылар. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе Ираннан килгән кунакларны каршы алып, төрле мастер- классларда күнекмәләр үткәрде. Бүген шул очрашулардан кыскартылган язма тыңларбыз.

26 август. “Татарстан дулкынында”.

26 август. “Татарстан дулкынында”.

Кама Тамагы районының Балтач авылында “Авыл көне” булып үтте. Ул мәчет диварына шушында имамлык иткән Указлы муллаларның исемнәре язылган истәлек тактасын урнаштыру тантанасы белән башланып китте. Игътибарыгызга менә шушы вакыйгадан репортаж тәкъдим ителә.

26 август.  “Нефть чыккан якларда”.

26 август. “Нефть чыккан якларда”.

Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсенең оешуыннан соң үткән 63 ел дәвамында җир куеныннан алынган кара алтын күләме 500 миллион тоннага җитәчәк. Бу уңайдан тантаналы чаралар да үтәчәк. Азнакай якларында иң беренче скважинаның операторы, Татарстанның атказанган нефтьчесе Әнвәр ага Шаһиев белән әңгәмә.

26 август. «Яңа көн».

26 август. «Яңа көн».

Соңгы вакытта күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә  мөһим үзгәрешләр булды. Болар хакында кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе документларны эшкәртү бүлеге  җитәкчесе Алмаз Арсланов сөйли.