Archive by day Август 28, 2019

28 август. «Яшьлек аланы».

28 август. «Яшьлек аланы».

Без бүген 30 август – Республика көнендә булачак “Таткультфест” Халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале турында әңгәмә корабыз. Ул Казан кремлендә үтәчәк. Студиябезнең кунагы – музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.    

28 август. “Татарстан дулкынында”.

28 август. “Татарстан дулкынында”.

Бүген cүзебез “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры фестивале турында булыр. Күптән түгел генә Казаныбызның Иске-татар бистәсендә фестивальнең ачылышы узды. Биредә Татарстанның 22 районыннан килгән 57 коллектив катнашты. Узган елларда “Түгәрәк уен” фестиваленең республика конкурсы Биектау районында үткән булса, быел башкала урамнары сәнгатькәрләребезне үз кочагына алды. Әлбәттә, бу юкка гына түгел. WorldSkills Kazan 2019 45нче […]

28 август.  “Нефть чыккан якларда”.

28 август. “Нефть чыккан якларда”.

Республикабыз көне белән бергә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә. Шул уңайдан кара алтын төбәгендә зур чаралар башланды. Әлеге тапшыру Лениногорск нефть  һәм газ чыгару идарәсеннән әзерләнде.

28 август. “Юллар чатында”.

28 август. “Юллар чатында”.

Казанда «Игътибар – балалар!» кисәтү чарасының икенче этабы уза. Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләренең беренче сыйныф укучылары өчен  Белем бәйрәме үткәрелде. 30-нчы август көнне транспорт хәрәкәте схемасында булачак үзгәрешләр. Казанда тагын 70 тукталыш яңа мәгълүмати табло белән җиһазландырылды.