Archive by day Август 31, 2019

31 август. “Җиде көн”.

31 август. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Казан үзенең оста һәм җаваплы оештыручы икәнлеген тагын бер кат бөтен дөньяга раслап күрсәтте. Бүгенге тапшыруыбызны, әлбәттә,   45нче ВорлдСкилс Чемпионаты вакыйгалары белән башлап җибәрәбез. Аның Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күпсанлы кунаклар раслый. Билгеле булганча, Чемпионатны ачу чарасына Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев килсә,  ябылыш тантанасында Россия […]

31 август. “Татарстан дулкынында”.

31 август. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

31 август.  “Язучылар-балаларга”.

31 август. “Язучылар-балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз   Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә  һәм язучы Фирдәвес Әһлия иҗатына багышлана. Әле күптән түгел генә аның балалар өчен “Моңлы курай” исемле әкиятләр китабы басылып чыкты. Тапшыру барышында сез автор белән әңгәмә һәм  әлеге китаптан әкият тә ишетерсез.

31 август.   Әдәби-музыкаль композиция.

31 август. Әдәби-музыкаль композиция.

Яңа уку елына атлап керер алдыннан без сезнең игътибарга шагыйрь һәм галим, укытучы Мостафа Ногман иҗатына багышланган “Гел синең хакта” дигән әдәби-музыкаль тапшыру тәкъдим итәбез. 1992 елда әзерләнгән бу тапшыруда аның хезмәттәшләренең, иҗатташ дусларының истәлекләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны ишетерсез.