Archive by day Сентябрь 1, 2019

1 сентябрь. “Тел күрке-сүз”.

1 сентябрь. “Тел күрке-сүз”.

Тапшыруның яңа чыгарылышында филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Язучы Габделхәй Сабитов иҗатында тел белән эш итү осталыгы” дигән теманы дәвам иттерә. Аның чыгышыннан соң, хрестоматия сыйфатында, язучының балалар өчен язылган берничә нәни хикәясе күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында бирелә.

1 сентябрь. Ял концерты.

1 сентябрь. Ял концерты.

Кадерле дуслар! Бүген якты бәйрәм – Белем көне. Укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар һәм, әлбәттә инде, аларның ата-аналары өчен бүген тагын бер уку елы башланып китә. Яңа ачышлар, яңа табышлар, яңа уңышлар фасылы булсын иде бу уку елы, дигән теләктә ял концертыбызны башлап җибәрәбез. Без аны мәктәп тормышына, укытучыларга багышланган җырлардан төзедек.

1 сентябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

1 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген 1 сентябрь, җәй белән саубуллашып, көзнең капкасын ачып  белем дөньясына атладык.  Беренче сыйныфка укырга керүчеләр өчен белем көне аеруча кадерле. Бүгенге тапшыруыбызда  без аларның кайберләрен ишетербез дә. Тапшыруыбыз матур җырлар, шигъри сүз белән аралашып барыр.