Archive by day Сентябрь 2, 2019

2 сентябрь.  “Сердәшханә”.

2 сентябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары — Казанның  Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясенең педагог- оештыручысы Сиринә Сираҗиева белән бүген генә гимназиядә педагог- оештыручы һәм татар теле укытучысы буларак эш башлап җибәргән Рәзилә Арсланова.

2 сентябрь. «Яңа көн».

2 сентябрь. «Яңа көн».

Бу көннәрдә республикабыз кырларында чын көрәш бара. Игенчеләр басулардан уңышны чәчми-түкми җыеп, халкыбызны икмәк белән тәэмин итә. Урып-җыю бәйрәм көннәрендә дә барачак. Киләсе атна башына республикабыз кырларыннан 3 млн тоннадан артык уңыш җыеп алу планлаштырыла. Урып-җыю кампаниясе барышы хакында “ТР вице-премьеры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйли.

2 сентябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

2 сентябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Кара алтын төбәге шәһәр-районнарында, шимбә көнне республикабыз җитәкчеләре катнашында нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә бу уңайдан зур тантаналар узды.