Archive by day Сентябрь 3, 2019

3 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

3 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда без Бөгелмәдә яшәп иҗат итүче  кылкаләм остасы Фәрит Газизуллин белән аның картиналары янәшәсендә әңгәмә корырбыз. Яңа уку елын Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе ниндиерәк яңалыклар белән башлап җибәрде икән? Шулар һәм башка куанычлы мәшәкатьләр турында  гимназия директоры Рәхимә Минвәли кызы сөйләвендә ишетербез. Тапшыруыбыз ахырында танылган шагыйрь Рәшәт Бәшәр шигырьләрен тыңларсыз.

3 сентябрь. «Пар канатлар».

3 сентябрь. «Пар канатлар».

Яңа уку елы башлану уңаеннан узган атнада без яшьләрне гаилә тормышына әзерләү турында сөйләшкән идек. Бу юлы  Казанның Иске Таш мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов  туры эфирда  бала хакын хаклау турында сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.