Archive by day Сентябрь 7, 2019

7 сентябрь.  “Җиде көн”.

7 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу атнада Республика мәктәпләрендә 2019-2020 елгы уку елы башланды. Мәктәпләрдә ул традицион линейкалар белән билгеләп үтелде. Болар хакында туры эфирда  Татарстан республикасы  мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сөйләде. Сишәмбедә «Казан» халыкара аэропортында WorldSkills 2019да катнашучыларны каршы алдылар. Киләсе атнада дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов […]

7 сентябрь.  “Гөлбакча” .

7 сентябрь. “Гөлбакча” .

Туган җиребезгә көз атлады. Сез үзегез дә күзәтәсездер, көн саен табигатькә көз үз төсен өсти тора. Без дә бүгенге тапшыруда нәни дусларыбыз белән көз иленә сәяхәт итәрбез. Балалар бакчасына йөрүче балалар башкаруында шигырьләр һәм җырлар сезнең күңелгә хуш килер дип уйлыйбыз.

7 сентябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

7 сентябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

Элекгрәк елларда олпат әдипләрнең Татарстан радиосына килеп, яңа темалар, яңа сюжетлар тәкъдим итә торган күркәм гадәте булган. Әдәбияыбыз тарихында җуелмас эз калдырган Гомәр Бәшировның да, әнә шул рәвешчә,  үзе әзерләп алып килеп, тыңлаучылар хозурына тәкъдим иткән тапшырулары шактый. Бүген без радио фондында сакланучы әнә шундый язмаларның берсенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Гомәр Бәширов биредә булачак тапшыруның […]