Archive by day Сентябрь 9, 2019

9 сентябрь.  “Сердәшханә”.

9 сентябрь. “Сердәшханә”.

Тапшыруыбыз кунагы —  Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Илүзә Гыйлемҗанова. Аның белән мәктәп тормышы һәм киләчәккә уй- хыяллары турында сөйләшербез.

9 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

9 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Без сезне җырчы Ришат Төхфәтуллин иҗаты белән янә бер очраштырырга булдык. Бүгенге көндә ул Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры, Башкортстан Республикасының “Гәлсәр сандугач” телевизион җыр конкурслары лауреаты, шулай ук “Дуслык моңы” халыкара җыр конкурсы лауреаты — халык мәхәббәтен яулаган олпат җырчы. Ә менә хәзер сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк […]

9 сентябрь. Туры эфир.

9 сентябрь. Туры эфир.

8 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне. 6 нчы чакырылыш Татарстан республикасы Дәүләт Советы  депутатларын сайлауның ничек узуы турында телефон элемтәсе аша Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары мәгълүмат бирә. Ә студия кунагы — “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенең “Казан горгаз” идарәсе бүлек җитәкчесе Алмаз Ханнанов яңа уку елы башлану уңаеннан  әти-әниләре эштә чакта укучы балалар […]

9 сентябрь. «Районнардан яңалыклар».

9 сентябрь. «Районнардан яңалыклар».

Буа районы игенчеләре дә уракны төгәлләп килә. Алар 160 мең тоннадан артык бөртеклеләрне җыеп урнаштырды, уңыш һәр гектардан 32 центнер чамасы чыга. Болар хакында телефон аша авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов сөйли. Арчада урак төгәлләнеп килә. Алар Буа районы игенчеләре белән узышып эшлиләр һәм бер үк дәрәҗәгә ирешәләр. Телефон аша район хакимият […]

9 сентябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

9 сентябрь. “Нефть чыккан якларда”.

70 ел элек   Бөгелмә тимер юл училищесын тәмәмлаган  18 егетне  Лениногорск якларына беренче нефть объектларына эшкә җибәрәләр. Алар һәммәсе  яхшы кадрлар булып таныла, иң җаваплы хезмәт урыннарында эшли, күбесе дәүләтнең югары бүләкләренә лаек була.