Archive by day Сентябрь 11, 2019

11 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

11 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген безнең студиядә кунакта быелгы җәйләрен республикабызның студентлар хезмәт отрядлары составында эшләп үткәргән хезмәт сөючән, тырыш кызлар. Алар – студентлар хезмәт отрядлары төбәк оешмасының медиаүзәк җитәкчесе Эльвина Ханова, Казан дәүләт медицина университетыннан Фәридә Фәйзрахманова һәм Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан Алинә Хәйретдинова.

11 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

11 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Гадәттә, тамашачы сәхнә түрендә йолдыз булып балкыган җырчыны күкләргә чөеп мактый, аның иҗатына табына. Ә башкаручы үз талантын композитор һәм шагыйрьдән башка халыкка күрсәтә алыр идеме? Биредә әсәрнең сыйфаты да зур роль уйный бит әле. Шулай ук җырчыга репертуар белән ярдәм итүче, аңа нинди җыр килешкәнен нечкә тоемлап әйтеп торучы концертмейстерның хезмәте дә зур игътибарга […]

11 сентябрь.  “Юллар чатында”.

11 сентябрь. “Юллар чатында”.

Узган атнада, 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр, Чаллы шәһәрендә яшь хәрәкәт инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» XXV республика конкурсы узды. Анда 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге 228 укучы катнашты. Татарстанда яңа уку елы башлануга багышланган «Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында Республика шәһәрләрендә һәм районнарында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча төрле чаралар үткәрелә.

11 сентябрь. Туры элемтә.

11 сентябрь. Туры элемтә.

Һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 21 мартта – Халыкара урман көнендә төп игътибарны табигый байлыгыбызны саклауга юнәлтсәк, һөнәри бәйрәм уңаеннан урман хуҗалыгында эшләүче төрле һөнәр ияләре белән таныштырабыз. Республикабыз территориясенең 1 миллион 165 мең гектарын, ягъни якынча 17 процентын биләгән урманнарга Минзәлә, Әлки, Лаеш, Зәй, Нурлат, Аксубай, Тәтеш, Биләр, […]