Archive by day Сентябрь 18, 2019

18 сентябрь.  “Яңа көн”.

18 сентябрь. “Яңа көн”.

Бүген “Яңа көн” тапшыруы кысаларында “Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова белән көзге төшенкелеккә бирелмәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштек.

18 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

18 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген бездә кунакта яшь эколог-галимнәр. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының туфракны өйрәнү кафедрасыннан өлкән мөгаллим Илназ Сәхәбиев һәм 4 нче курс студенты Илназ Закиров.

18 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

18 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без сезнең белән Кукмара якларына сәяхәт итәрбез. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәрдаим Татарстаныбызның төрле районнарына чыгып, җирлектәге милли гореф-гадәт йолалар белән, “Ак калфак” бүлекчәләренең эшчәнлеге белән таныша. “Оста кулда һөнәр бар” исеме белән үтүче күчмә утырышның Кукмара районында узуы гаҗәп түгел. Тырышлыгы уңганлыгы белән дан тоткан Кукмара […]

18 сентябрь. “Старт”.

18 сентябрь. “Старт”.

Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, физик культура һәм спорт отличнигы һәм башка бик күп титулларга ия – Салмачи бистәсендәге мәктәп директоры Рөстәм Гыйниятулла улы Гыйбадуллин белән мәктәп балаларына  физик тәрбия бирүнең нигезләре һәм үзенчәлекләре хакында әңгәмә.

18 сентябрь.  “Юллар чатында”.

18 сентябрь. “Юллар чатында”.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасының ике урынында тизлек режимын сәгатенә 100 километрга кадәр арттыралар. «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темаларына күбрәк урын биреләчәк. Анапа шәһәрендә «Яшь автомобилист» Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыятенең 21нче ачык беренчелеге булды.

18 сентябрь. Туры элемтә.

18 сентябрь. Туры элемтә.

Республикабызда урып-җыю эшләре, нигездә, төгәлләнде.  Төньяк районнарның берсе булган Балтачтагы  эш нәтиҗәләре һәм авыл эшчәннәренең хәзерге мәшәкатьләре турында  муниципаль район җитәкчесе Рамил Нотфуллин сөйли. Ә  Теләче районы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов республикабыз авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән җитәкчеләрнең  алдынгы тәҗрибәсен шәрехли.