Archive by day Сентябрь 21, 2019

21 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

21 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.   Михаил Худяков.

21 сентябрь. “Китмә, сандугач”.

21 сентябрь. “Китмә, сандугач”.

Илһам Шакиров истәлегенә багышлап үткәрелгән   тантана турында әңгәмә. Бүген безнең тапшырулар программасына беркадәр үзгәреш керә. Әйе, үзгәрттек, чөнки Тукай районының Яңа Бүләк авылында булган олы вакыйга турында ашыгыч рәвештә сөйләми калсак, тыңлаучыларыбыз безне дөрес аңламас дип уйладык. Дөньяга сөекле җырчыбыз Илһам Шаикровны биргән шушы авылда Татарстанның мәдәният министрлыгы, Тукай районы хакимияте һәм Рәшит Ваһапов исемендәге […]

21 сентябрь.  “Җиде көн”.

21 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу атна вакыйгалары республиканың бүгенге тормышына шактый яңалыклар китерде.  8нче сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәләре, бер яктан, яңа 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы составын формалаштырса, икенче яктан,  район хакимиятләре, министрлык һәм ведомство идарәләренә дә күп үзгәрешләргә сәбәп булды. Ә кичә, 20нче сентябрьдә,   алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисен […]

21 сентябрь. “Язучылар — балаларга”.

21 сентябрь. “Язучылар — балаларга”.

Бүген без Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр өчен басылып чыккан кайбер китаплар   белән танышырбыз.  Әле генә дөнья күргән  китаплар турында аларны дөньяга чыгаруда үзләренең зур хезмәтләре кергән мөхәррирләр нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева  һәм  әлеге бүлек мөхәррире  шагыйрь Рифат Сәлах  үзләре сөйләр.