Archive by day Сентябрь 29, 2019

29 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

29 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруыбызның даими авторы, филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Габделхәй Сабитов иҗатында тел белән эш итү осталыгы” дигән темага йомгаклау дәресен тәкъдим итә. Аның чыгышыннан соң, хрестоматия рәвешендә, язучының берничә нәни хикәясе күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында бирелә.

29 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

29 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Кунагыбыз — Гөлнур Айзат – укытучы, гомерен сабыйлар күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган кеше. Саҗидә Сөләйманова, Гөлчәчәк Галиева, Клара Булатова, Эльмира Шәрифуллина кебек мөгаллимә-әдибәләрнең традициясен дәвам иттерүче каләм иясе.

29 сентябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

29 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Әле шушы көннәрдә генә кулыбызга  “Тылсымлы куллар “  журналының сентябрь  саны килеп керде.   Кызык та, мавыктыргыч та булган әлеге журналның битләрен ачып  бүген без кайбер язмаларны сезнең игьтибарга  тәкьдим итәрбез.