Archive by day Октябрь 1, 2019

1 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

1 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыру кысаларында  Татарстан рәссамнар берлегенең  әле генә Чистайда һәм Буа районында узган  пленэр — симпозиумы турында  сөйләшербез. Аннан соң сезне  Мәскәүдә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, танылган сынчы, Россия  рәссамнәр һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы Кадим Җәмитов белән кызыклы әңгәмә көтә.

1 октябрь.  “Пар канатлар”.

1 октябрь. “Пар канатлар”.

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән тапшыруда Саба  районының Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йорты җитәкчелеге олыгайган көннәрен картлар йортында үткәрергә мәҗбүр булганнар өчен тудырылган  шартлар, ә анда тәрбияләнүчеләр үзләренең катлаулы тормыш юллары турында сөйлиләр.

1 октябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

1 октябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген бөтен дөньяда  халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Кадерлеләребез! Сезне бүгенге бәйрәм белән котлап, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәтебезне җиткерәсебез килә! Киләчәктә дә саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез. Урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Якыннарыбызны бүген генә түгел, һәр көнне олылап яшәсәк иде. Бүгенге сәхифәбезне дә без хөрмәтле […]