Archive by day Октябрь 2, 2019

2 октябрь.  “Яшьлек аланы”.

2 октябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген бездә кунакта актив төрки яшьләре һәм “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина. Алар белән без Казанда Төрки яшьләр фестивале үткән көннәрдә очрашып сөйләшкән идек. Әлбәттә, сөйләшүебезнең төп темасы төрки яшьләр өчен уртак телне, милләтне саклау проблемалары, уртак уңышлы проектлар.

2 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

2 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген чын оркестрга кушылып башкарылган җырлар сирәк күренеш. Күбесенчә фонограммага корылган концерт-тамашаларга риза булырга туры килә. Чөнки тулы бер оркестр белән сәхнәгә чыгу яки җыр яздыру һәр артистның да хәленнән килми. Ә бит музыкант һәр клавишның, һәр кылның җаен, тәмен белеп, чын йөрәгеннән уйнаганда гына үзәкләрне өзәрдәй моң агыла. Ничек кенә тырышсаң да, җансыз компьютердан […]

2 октябрь.  “Старт”.

2 октябрь. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән милли  спорт төрләренең бүгенгесе, киләчәге, аларның үсеш перспективалары хакында җентекле әңгәмә.

2 октябрь. “Юллар чатында”.

2 октябрь. “Юллар чатында”.

Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышын өлкәннәргә  багышларга булдык. Чөнки бу көннәрдә республикабызда өлкәннәр ункөнлеге уза. Шул унайдан төрле оешма-предприятиеләрдә ветераннарны хөрмәтләү чаралары оештырыла, социаль, мәдәни учреждениеләр акцияләр уздыра. Республика буенча ЮХИДИ идарәсе кичә Өлкәннәр көненә багышлап машина йөртү осталыгы буенча конкурс үткәрде. Әлеге чара быел 9нчы тапкыр уздырылды.

2 октябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

2 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Кара алтын ятмаларын эшкәртә башлаган тәүге елларда эшләгән ветераннар авырлыкларны, хәтта нефтьтә коенуларын, тәүлекнең нинди вакыты булу белән хисаплашмый, ял күрми эшләгән чакларын да хәзер күңелле итеп, яратып, горурланып һәм сагынып искә алалар. Азнакайдан хезмәт ветераннары, Татарстанның атказанган нефтьчесе Әнәс Якупов  һәм Хәбир Исәнбаев та шулай…

2 октябрь. Туры элемтә.

2 октябрь. Туры элемтә.

Күз авырулары – ул  өлкәннәр чиреме, йә булмаса, яшьләр дә аның белән интегәме? Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан студиягә киләчәк югары категорияле табибә – республика клиник офтальмология хастаханәсенең  бүлек җитәкчесе Илсөяр Сабирова күз авыруларының төрләре, аларны кисәтү чаралары һәм хастаханәдә авырулар өчен тудырылган шартлар турында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.