Archive by day Октябрь 6, 2019

7 октябрь.  Туры элемтә.

7 октябрь. Туры элемтә.

Быел игенчелектә мул уңыш җыеп, яхшы сыйфат белән урнаштырган авыл эшчәннәре терлекчелектә дә  яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Хәзер берничә районда  көн саен 200 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә. Ит терлекчелегендә, атлар, сарыклар үрчетүдә дә яхшы нәтиҗәләр бар. Фәнни нигездә эшләмичә,  генетика, селекция һәм нәсел эшен яхшыртмыйча, мондый дәрәҗәләргә ирешеп булмый. Бу өлкәдәге соңгы еллар казанышлары турында туры […]

6 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

6 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Үзебез дә, тыңлаучыларыбыз да инде ияләшеп җиткән гадәт – тапшыруыбызның якшәмбе чыгарылышында “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Бүген кунагыбыз – барыбызга да таныш кеше, язучы, әдәбият галиме, педагог Әлфәт Закирҗанов. Берничә дистә ел дәвамында әдәбиятыбызны анализлап, әдәбиятның үсешенә дә, безнең – укучыларныың аң-зиһененә дә йогынты ясап, безнең карашларыбызны формалаштырып килүче әдәбият тәнкыйтьчесе.

6 октябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

6 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

5 октябрьдә без Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек. Укытучы хезмәте авыр, ләкин  ул мәртәбәле һөнәр. Бүгенге тапшыруга  бер төркем дусларыбыз  укытучыларына  ихлас  олы  рәхмәтләрен ирештерергә дип килде. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк.