Archive by day Октябрь 16, 2019

16 октябрь.  “Яшьлек аланы”.

16 октябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген безнең программада: Яшьләр Камал театрын басып алырга җыена. Дөресрәге, театр яшьләргә үз ишекләрен үзе ача. Өр-яңа “Сишәмбе көн кич белән” дигән проекты турында яшь режиссер Олег Кинҗәголов белән сөйләшәчәкбез. 19 нчы октябрьдә бөтендөнья татарча диктант язачак. Диктант язу урыннары, оештыру үзенчәлекләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы сәркатибе Зөһрә Вилданова белән сөйләшәчәкбез.

16 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

16 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге сәяхәтебез – Әгерҗе якларына, данлыклы Иҗ-Буби авылына булыр. Күптән түгел биредә күренекле мәгърифәтче, педагог, казыя Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулу уңаеннан «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән төбәкара фәнни конференция узды. Конференцияне Татарстан мөфтияте, Әгерҗе мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы берлектә оештырды. Фәнни җыен эшендә дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.   […]

16 октябрь. «Старт».

16 октябрь. «Старт».

Тормыш — хәрәкәт булганда гына  бәрәкәтле була. Моны Аллаһы Тәгалә  Коръәни Кәримдә һәм әле аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәт Мостафа с.г.в. үзенең хәдисләрендә кат-кат исебезгә төшерә. Хәтта  безнең иң беренче сорала торган намазның да нигезе, асылы Аллаһы Тәгаләгә буйсынып итәгать итү булса, икенче яктан, әле ул физик күнегүләргә керә торган барлык хәрәкәтләрнең дә тупланмасы дияргә була. […]

16 октябрь. “Юллар чатында”.

16 октябрь. “Юллар чатында”.

Узган атнада  ЮХИДИ идарәсе территориясендә машина йөртү осталыгы буенча  «Автосессия – 2019»  республика конкурсы булды.  Быел ул 9нчы тапкыр үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, команда зачетында Саба аграр көллияте укучылары җиңде. Икенче урын Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләренә бирелде. Өченче урында — Мамадыш политехника көллияте.    

16 октябрь. «Яңа көн».

16 октябрь. «Яңа көн».

Салкыннар җитүгә грипп һәм кискен сулыш юлы авырулары белән интегүчеләр саны аеруча арта. Мондый хәлне булдырмас өчен вакытында профилактик чараларны күрергә кирәк. Грипп һәм кискен сулыш юллары авыруларын кисәтү чаралары турында Татарстанның атказанган табибы, Казанның “Тынычлык” бистәсендәге 3 санлы поликлиника табибы Ирек Билалов белән сөйләштек.

16 октябрь. Туры элемтә.

16 октябрь. Туры элемтә.

- Без барыбыз да бертигез – ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән республикабызда мөмкинлекләре чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү турында сөйләштек.