Archive by day Октябрь 21, 2019

21 октябрь.  “Сердәшханә”.

21 октябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары -  Казанның 149нчы лицей укучылары тырышып укып, киләчәктә югары белем алып, тормышта үз урыныбызны табу, дигән  уй- хыяллар белән яшиләр. Лицей директоры Фирдәвес  Вафина да максатыбыз — балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү, ди. Аларның  теләк- кичерешләрен бергәләп тыңлыйк.

21 октябрь. Туры элемтә.

21 октябрь. Туры элемтә.

Иртәнге эфирыбызның икенче яртысында, ягъни 7 сәгать 10 минутта бик тә мөһим тема – ветеринария турында сөйләшербез. Студиягә кунакка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Рәшит улы Гәрәевне көтәбез. Шулай ук Тинчурин театрыннан да кунаклар көтелә. Әлеге әңгәмәләр барысы да турыдан-туры эфирда, 7 сәгать 10 минутта булачак.

21 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

21 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Хәзер үзе гомер кичерүче Лениногорск шәһәре, районы  үсеше, бу якларда кара алтын чыгара башлаудан алып, аны табучы предприятие хезмәт коллективының барлык сәхифәләре  Мингали ага Әхмәдиевнең  күз алдында, шактые аның  катнашы белән үткән…