Archive by day Октябрь 22, 2019

22 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

22 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызның беренче өлешендә  рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фиринат  Халиков белән аның олы иҗаты турында сөйләшербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә шөгыльләнүче яшь талантлар  башкаруында  шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Рөстәм Мингалимнең “Иртәгә” дигән поэмасы буенча сәхнәләштерелгән әдәби спектакль тыңларбыз.

22 октябрь.  “Пар канатлар”.

22 октябрь. “Пар канатлар”.

Октябрь – танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның туган ае: аңа 78 яшь тулды. Хатыны Асия апа белән матур гаилә корып, алар 50 елдан  артык инде Балтачта үрнәк гаилә булып яшиләр. Киләсе елга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелү уңаеннан тапшыруда  сугыш башланган елны туган  Гарифҗан Мөхәммәтшин  һәм аның хатыны Асия апа […]