Archive by day Октябрь 23, 2019

23 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

23 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Гадәттә тапшыруларыбызга сәнгать әһелләре, әдәбият вәкилләрен чакырсак, бүгенге әңгәмәбез берникадәр үзгәрәк – табиб тормышы һәм сәламәтлек хакында барыр. Хәер, ак чәчәкләргә тиңләрдәй шәфкать ияләребезнең хезмәте үзе бер сәнгать түгелмени?! Кайбер табиблар турында: “Даруы – дәва, сүзе йөрәккә май диләр”… Авыруларны бөтен күңел җылыңны биреп дәвалаганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер. Бүгенге кунагыбыз да әнә шундый […]

23 октябрь. “Юллар чатында”.

23 октябрь. “Юллар чатында”.

Тагын бер атнадан балаларның көзге каникуллары башлана. Шул уңайдан ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре  балаларның урамда йөргәндә иминлегенә күбрәк игътибар итәргә киңәш бирә. Агымдагы ел башыннан Казан шәһәрендә балалар катнашында  140 тан артык юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 җәяүле кыз һәм 3 яшьлек пассажир кыз бала һәлак булган. 150гә якын балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. […]

23 октябрь.  Туры элемтә.

23 октябрь. Туры элемтә.

ТР буенча күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәдиф Фазылов белән күчемсез милекне теркәүгә һәм кадастр эшчәнлегенә кагылган үзгәрешләр турында сөйләштек. Республика СПИД профилактикасы һәм аңа каршы көрәш үзәгенең профилактика бүлеге мөдире, табиб — эпидемиолог Лилия Мөхәммәдҗанова белән СПИДны кисәтү турында сөйләшәбез. Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова белән үз үзеңә бәя […]

23 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

23 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Бу якшәмбедә автомобиль транспорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Күп еллар Лениногорскидагы 1 нче технологик транспорт идарәсендә эшләгән ветераннар — Өлфәт Бәдретдинов һәм Илдус Гәрәев белән әңгәмә.

23 октябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

23 октябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүгенге “Музыкаль мизгелләр”  сәхифәсен Азнакай районының элеккеге башлыгы Әнәс Исхаковның якты истәлегенә багышладык һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Азнакайның мактаулы гражданины, шагыйрь Әнәс Исхаковны кичә, 22 октябрьдә, соңгы юлга озаттылар. Республикабызның төрле җаваплы эшләрендә ул үзен һәрчак  оста оештыручы, сәләтле җитәкче, иҗади актив шәхес итеп танытты. Мәшәкатьле җитәкчелек һәм күпкырлы җәмәгать эшләреннән тыш, […]