29 октябрь. Концертлар.
Көндезге концерт. Марс Макаров әсәрләре.
Көндезге концерт. Марс Макаров әсәрләре.
Студиябез кунагы Татарстанның халык язучысы, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим. Без бүген Гәрәй Рәхимнең иҗаты аша кайбер хатирәләрен яңартырбыз, үзе укуында шигырьләрен тыңларбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә күренекле балалар язучысы һәм шагыйрь Рәшит Бәшәрнең “Күкләрнең биек чагы” дигән хикәясен ишетерсез.
Күренекле баянчы, композитор, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 80 ел тулды. Аның якты истәлегенә багышланган программада хатыны Фирдания ханым катнаша. Тапшыруда радио фондында саклана торган язмалар, Марс Макаров иҗат иткән җырлар, аның шигырьләре файдаланыла.
Музыкаль мизгелләр – бу иртәдә безнең радио сезгә көн буена яхшы кәеф бирә торган җырлар тәкъдим итә.